Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.02.2021, 16:14

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов быел Казан өчен юл чистарту техникасы сатып алу турында хәбәр итте

Киләсе кышкы сезонга Казан юлларын карап тотуны һәм юл эшчеләренең хезмәт хакларын норматив финанслауны арттыру мәсьәләсе карала.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче февраль, Алинә Бережная). Киләсе кышкы сезонга шәһәр юл техникасы паркын яңарту юлларда кар чистартуның вакытын киметергә һәм сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта бүген Ратушадагы Казан шәһәре Думасының V сессиясендә Казан Мэры Илсур Метшин әйтте, ул депутат Михаил Кузнецовның кар явудан соң шәһәр урамнарын җыештыру сыйфаты турындагы соравына җавап бирде.

Казан Мэры Илсур Метшин искә төшергәнчә, гыйнвар аенда шәһәрдә бер-ике көн эчендә явым-төшем нормасының өчтән икесе яуган, ә аннары көчле салкыннар җиткән. «Һава торышының нәтиҗәләрен без бүгенге көнгә кадәр чишәбез. Бу медальнең бу ике ягы – без юллар саны белән үсеш кичердек, шулай итеп 2010 елда ул 12 млн квадрат метр тәшкил итте, хәзер – 22 млн квадрат метр», – дип сөйләде Илсур Метшин.

Бу хәлне, шәһәр башлыгы сүзләренчә, кадрлар җитмәү дә катлауландыра. Шәһәр хуҗалыгына 1,3 мең юл эшчесе һәм махсус техника белән идарә итүче җитми. «Юл эшчеләренең уртача хезмәт хакы – 32-34 мең сум, кешеләрне мондый хезмәт хакы белән тотып тору бик авыр, безгә икенче сменада техникагага утыртырлык кеше юк. Без бу сорау өстендә эшлибез. Киләсе елда без Казан юлларын норматив финанслауны һәм машина йөртүчеләрне җыю өчен хезмәт хакын арттыра алачакбыз», – дип планнары белән уртаклашты Илсур Метшин.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, көчле кар явуга илнең башка эре шәһәрләре дә, хәтта Мәскәү дә әзер түгел иде. ТР башлыгы ассызыклаганча, юл хезмәтләре төрле һава шартларына һәрвакыт әзер булырга тиеш, шуңа күрә киләсе елда республика яңа техника сатып алырга планлаштыра, аның шактый өлеше Казанга биреләчәк.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының V хисап сессиясе, 24.02.2021
Видеорепортаж
24.02.2021 13:31
Илсур Метшин «2020 елга Казанның 20 максаты» программасының үтәлеше турында хисап тотты
Барлык яңалыклар