Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.02.2024, 10:46

КХЛ президенты «Киләчәк уеннары»н спорт үсешендә яңа борылыш дип атады

Алексей Морозов фиджитал-турнирны бөтен дөнья өчен уникаль вакыйга дип саный

Фото: Денис Гордийко

Континенталь хоккей лигасы башлыгы Алексей Морозов фикеренчә, «Киләчәк уеннары» турниры – бөтен дөнья өчен уникаль булган, шул ук вакытта киләчәктә зур үсеш алачак һәм яңа аудитория яулаячак вакыйга. Бу хакта КХЛның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бу традицион һәм кибердисциплиналар спорты үсешендә яңа борылыш. Татарстан башкаласындагы атмосфера Олимпия уеннарын хәтерләтә. Әлеге масштаблы чараны ачу тантанасында катнаша алуыма мин бик шат. Россиядә фиджитал-спорт – ул киләчәгебез генә түгел, ә бүгенге көн тарихы да, моңа шигем юк», – диде Алексей Морозов.

Исегезгә төшерәбез, кичә Казанда «Киләчәк уеннары»н ачу тантанасы узды, анда Россия президенты Владимир Путин чыгыш ясады. Дәүләт башлыгы үз чыгышында ТР башкаласында уза торган чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте һәм шәһәрдә халыкара ярышларга спорт инфраструктурасының һәрвакыт җентекләп әзерләнүен ассызыклады.

Тантанада шулай ук Белоруссия президенты Александр Лукашенко, Казахстан президенты Касыйм Җомарт Токаев, Кыргызстан президенты Садыйр Жаппаров, Үзбәкстан президенты Шәүкәт Мирзиеев, Таҗикстан президенты Эмомали Рахмон катнашты.

«Киләчәк уеннары» – спортның классик һәм цифрлы төрләрен берләштерүче фиджитал-форматтагы ярышлар. Программа биш – спорт, тактика, стратегия, технологияләр һәм тизлек юнәлешләре буенча 21 дисциплинада уза. Ярышларда 100 дән артык илдән 2 меңнән артык спортчы катнаша. Турнир 3 нче мартка кадәр дәвам итәчәк.

Барлык яңалыклар

КХЛ президенты «Киләчәк уеннары»н спорт үсешендә яңа борылыш дип атады

Фото: Денис Гордийко

Континенталь хоккей лигасы башлыгы Алексей Морозов фикеренчә, «Киләчәк уеннары» турниры – бөтен дөнья өчен уникаль булган, шул ук вакытта киләчәктә зур үсеш алачак һәм яңа аудитория яулаячак вакыйга. Бу хакта КХЛның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тема буенча материаллар:

Владимир Путин «Киләчәк уеннары» турында: «Тулысынча гуманитар характердагы яхшы чара»