Шулай ук Белоруссия, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан башлыкларының килүе көтелә
Фото: kremlin.ru
«Киләчәк уеннары»н ачу тантанасында Казахстан Президенты Касыйм-Җомарт Токаев катнашачак. Республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ул Россиягә эш визиты белән иртәгә – 21 нче февральдә киләчәк.
«Касыйм-Җомарт Токаев 21 нче февральдә Казанда «Киләчәк уеннары» халыкара турнирын ачу тантанасында катнашу өчен Россия Федерациясенә эш визиты белән киләчәк. Чарага шулай ук Белоруссия, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан башлыклары, башка берничә дәүләт вәкилләре килер дип көтелә», – диелә хәбәрдә.
Моңа кадәр KZN.RU порталы «Киләчәк уеннары»н ачу тантанасына Кыргызстан Президенты киләчәклеген җиткерде.