В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшләр шәһәрнең барлык районнарында да барачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче ноябрь). Татарстан синоптиклары республика һәм аның башкаласында һава шартлары начараю хакында кисәтә – буран һәм көчле җил. Киләсе төндә юлларда 114 юл эшчесе һәм 149 берәмлек махсус техника, шул исәптән 39 катнаш юл машинасы, 49 щеткалы трактор, 32 “Бошунг” катнаш юл машинасы, 21 фронталь төягеч һ.б. эшләячәк.
Эшләр шәһәрнең барлык районнарында да барачак. Юл хезмәтләре шәһәр магистральләрен һәм җәяүлеләр сукмакларын бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәрткәләр, кирәк булган очракларда себерәләр һәм кар көрәп, аны чыгаралар.