В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР башкаласында урыны белән томан булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче февраль). 3-нче февральдә Казанда аязучан болытлы һава, башлыча явым-төшемсез һава фаразлана. Урыны белән томан булуы мөмкин. Көнчыгыштан талгын җил. Төнлә 12-14 градус салкын, аязганда –17 градуска кадәр. Көндез чәршәмбе көнне 9-11 градус салкын булуы көтелә. Юлларда бозлавык саклана.
Республикада якындагы тәүлектә урыны белән бераз кар явачак, аерым районнарда 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк күз күреме начараю белән томан булуы ихтимал. Төньяк-көнбатыштан көнчыгышка таба күчүче талгын җил. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 10-нан 15 градуска кадәр, аязганда – минус 20 градуска кадәр. Көндез синоптиклар 10-нан 15 градуска кадәр салкын булачак, дип фаразлый. Урыны белән юлларда көчле бозлавык һәм кар көртләре саклана, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.