Якындагы тәүлектә явым-төшем көтелми.
Фото: Денис Гордийко
Гомумән алганда, республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән көчәйгәндә тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы минус 7-дән алып минус 12 градуска кадәр булачак, термометр баганалары аязганда минус 15-20 градуска кадәр салкынлык күрсәтәчәк. Көндезге сәгатьләрдә минус 2-дән алып минус 7 градуска кадәр булыр, дип көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Якшәмбегә каршы төндә Татарстанда һава температурасы минус 8-дән минус 13 градуска кадәр тирбәлә, аязганда минус 18 градуска кадәр җитәчәк. 22-нче ноябрь көндез синоптиклар нульдән 3-8 градус түбән булыр, дип фаразлыйлар. Юлларда бозлавык саклана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.