В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төнлә һәм иртән Татарстан башкаласында томан булуы көтелә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче гыйнвар). Казанда 25 нче гыйнвар көнне аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан булуы ихтимал. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнлә 15-17 градус салкын булачак, аязганда – минус 20 градуска кадәр, көндез – 11-13 градус салкын. Юлларда бозлавык саклана.
Тулаем республикада да урыны белән томан булачак. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнлә 15-20 градус салкын, аязганда 24 градуска кадәр, көндез 10-15 градус салкын булачак.
Сишәмбе һәм чәршәмбе, 25 нче һәм 26 нчы гыйнвар көннәрендә республика кискен үзгәрешләр (антициклон) йогынтысында урнашачак. 26 нчы гыйнвар көндез, атмосфера фронты якын булу сәбәпле, урыны белән бераз кар явачак. Аерым районнарда томан булырга мөмкин. Төнлә һәм иртән температура –15-20 градус, аязганда –24 градус, көндез 8-13 градус салкын булачак.
27 нче һәм 28 нче гыйнварда урыны белән аз гына кар явачак. Төнлә 12 градустан 18 градуска кадәр, көндез – 8 градустан 13 градуска кадәр салкын булачак.
Шимбә көнне, 29 нчы гыйнварда, ТР Гидрометеоүзәгенең башлангыч фаразлары буенча, бераз кар явачак. Төнлә 15-20 градус, түбән районнарда 24 градус, көндез – 7-12 градус салкын булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.