В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Һава температурасы -2 градуска кадәр төшәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче сентябрь). Синоптиклар Казан халкын һава шартларының начараюы турында кисәтә: төнлә һәм иртән Татарстан башкаласында төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
28-нче сентябрьдә Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез. Һава температурасы төнлә нульдән +2 градуска кадәр, түбән урыннарда -2 градуска кадәр, иртәгә көндез +7 градустан +9 градуска кадәр булачак.
Гомумән алганда, төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил, урыны белән көчөйгәндә секундына 15-18 метрга җитәчәк. Төнлә һава температурасы +3...-2 градус, көндез +6...+11 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.