Якындагы тәүлектә явым-төшемнәр көтелми.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы октябрь). 7-нче октябрьдә Казанда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Синоптиклар алмашынучан юнәлештәге салмак җил фаразлый. Һава температурасы киләсе төндә нульдән 1-3 градуска түбәнрәк, түбән урыннарда минус 3-5 градус, көндез 10-12 градус җылы булачак.
Тулаем алганда, Татарстан буенча төнлә һава температурасы – 0-дән минус 5 градуска кадәр, көндез +8-дән +13 градуска кадәр тибрәнәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.