В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Документларны мөрәҗәгать итүчеләрдән район администрацияләрендә яисә җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталарында кабул итәләр.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче сентябрь). 16-нчы сентябрь көнне Татарстан Росреестры ТР Кадастр палатасы белән берлектә гараж амнистиясе буенча кайнар линия уздырачак. Яңа законның гамәлдә булуы турындагы сорауларны шәһәрлеләр +7(843)255-25-71 телефоны буенча 10:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр бирә ала.
Гараж амнистиясеннән файдалану өчен мөрәҗәгать итүчеләргә документларны күчемсез милек объекты урнашкан урындагы җирле үзидарә башкарма органына тапшырырга кирәк. Казанда район администрацияләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк, ә республика районнарында, кагыйдә буларак, документларны җир һәм милек мөнәсәбәтләре палаталарында кабул итәләр.
Исегезгә төшерәбез, 1-нче сентябрьдән гараж амнистиясе турындагы закон үз көченә керде. Аның гамәлдә булуы 2004 елның 31-нче декабренә кадәр төзелгән, ягъни РФ Шәһәр төзелеше кодексы гамәлгә кергәнче гараж билгеләнешендәге капиталь объектларга кагыла. Гараж амнистиясе 2026 елның 1-нче сентябренә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Росреестрының матбугат хезмәте.