В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акция Халыклар бердәмлеге көненә багышланды.
Фото: Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге
Акция шулай ук Татарстан халыклары ассамблеясының 30 еллыгына һәм республикада игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланды.
«Игълан ителгән ел – Россия халыкларының мәдәни мирасы елы безнең өчен истәлекле. Без Татарстан халыклары ассамблеясының 30 еллыгы һәм Халыклар бердәмлеге көненә багышланган агачларны күптән утыртырга ниятләгән идек. Бүген әлеге чарада руслар, украиннар, үзбәкләр, таҗиклар, башкортлар, марилар, удмуртлар катнашты. Агач – тормыш символы. Безнең максат – кечкенә адымнар белән дөньяны яхшырту. Әлеге акциядән соң бу парк тагын да матурланса, димәк, без үз максатыбызга ирешкәнбез. Бу акцияне ел саен дәвам итәргә һәм ел саен утыртылган агачлар санын арттырырга телибез», – дип билгеләп үтте Татарстан халыклары дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов.
Чарада ТР Халыклар ассамблеясы советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, Казан Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Алинә Минневәлиева катнашты.