Кунаклар Татарстан башкаласының транспорт системасын үстерү тәҗрибәсе белән танышты.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июнь, Алинә Бережная). Бүген башкала Ратушасында Казан Башкарма комитеты вәкилләре Мьянма делегациясе белән очрашты. Кунаклар Татарстан башкаласының транспорт системасын үстерү тәҗрибәсе белән танышты.
Делегация әгъзаларын Казан МБ башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова сәламләде. Ул кунакларга Татарстан башкаласы турында сөйләде. «Казанда бер-берсен үзара баетып, йөздән артык милләт вәкиле яши. Бездә мәдәният һәм диннәрнең даими диалогы бара. Без үз мирасыбызга бик сак карыйбыз», – дип билгеләде ул. Шәһәрнең тарихи өлешен саклауга аерым игътибар бирелә. «Казан – үсә торган мегаполис, шуңа күрә мәдәни мирасны саклау мәнфәгатьләрен территорияләрне үстерү һәм реконструкцияләү зарурлыгы белән килештерү – иң мөһим бурычларның берсе», – дип ассызыклады Евгения Лодвигова.
Халыкара хезмәттәшлек турында сөйләгәндә, Евгения Лодвигова билгеләп үткәнчә, ТР башкаласының төрле илләрдән 58 тугандаш шәһәре һәм партнеры бар, шулар арасында Германия, Франция, Италия, Латвия, Болгария, Төркия, Кытай, Иран һәм башкалар.
«Без төрле халыкара оешмалар составында максатчан эш алып барабыз. Казанда «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» Бөтендөнья оешмасының Евразия төбәк бүлеге һәм Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының Европа төбәк бүлеге штаб-фатирлары урнашкан, – дип сөйләде Е.Лодвигова. Аның сүзләренә караганда, халыкара оешмаларда эшләү иң яхшы муниципаль практикалар белән алмашырга, шәһәрләрнең проблемаларын хәл итү өчен уртак проектларны гамәлгә ашырырга, актуаль мәсьәләләр турында фикер алышырга һәм төрле өлкәләрдә тәҗрибә белән уртаклашырга мөмкинлек бирә.
Үз чиратында, Мьянма башкаласы Нейпьидо шәһәре Мэры җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде, Казанның дөньяның күп кенә шәһәрләре өчен үрнәк булуын билгеләп үтте. «Мин сезнең шәһәрегезгә сокланам –бигрәк тә сезнең экология, юллар һәм җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү турында кайгыртуыгыз ошый. Казан бик тиз үсә», – диде Маунг Маунг Найнг һәм киләчәктә Нейпьидо белән Казан тугандаш шәһәрләр булуын теләр идем, дип өстәде.
Кунаклар шәһәрнең транспорт тармагы үсеше белән кызыксынды. Евгения Лодвигова аларга бу өлкәне реформалаштыру 2006 елдан башлануын хәбәр итте. Маршрут челтәрен оптимальләштерү, хәрәкәтчән составны яңарту һәм инновацион технологияләрне гамәлгә кертү – эшнең мөһим юнәлеше булды. Башкарылган эш нәтиҗәсендә Казанда бердәм, үзара дүрт төр транспортны – автобуслар, троллейбуслар, трамвайлар һәм метро – үзара бәйләүче транспорт челтәре формалашты», – диде ул.
«Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Айдар Габделхаков, даими рәвештә яңарту нәтиҗәсендә Казанның җәмәгать транспорты паркының уртача яше 4,5 ел тәшкил итә, дип өстәде. «Шәһәр газ-мотор ягулыгында эшләүче һәм югары экологик стандартларга туры килә торган автобуслар сатып ала», – дип ассызыклады ул. Шәһәрнең баш архитекторы урынбасары Тимур Кадыйров билгеләп үткәнчә, транспорт челтәре маршрутын төзегәндә урам-юл челтәре үзенчәлекләре һәм районнарның фаразланган үсеше исәпкә алынган.
Айдар Абдулхаков аңлатканча, барлык төр транспортта да контактсыз түләү системасы кулланыла – юлны банк картасы белән дә, кулдагы акча белән дә түләргә мөмкин. Мьянманың инвестицияләр һәм тышкы икътисадый элемтәләр министры урынбасары Тхан Аунг Чжо моның искиткеч тәҗрибә, аңа омтылырга кирәк булган стандарт булуын билгеләде.
Киңәшмәдә шулай ук Казан шәһәр Думасы Аппаратының Халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсе башлыгы Руслан Галиәхмәтов, Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Эдуард Вафин, министрлык җитәкчеләре һәм Мьянманың башка ведомстволары вәкилләре катнашты.