Программага мәгълүмат технологияләренә, машина төзелешенә, финансларга һәм башка өлкәләргә багышланган 40 тан артык эшлекле сессия кертелгән
Фото: Марат Мөгыйнов
Ул искәрткәнчә, күптән түгел Россия Президенты Владимир Путин һәм Кытай Халык Республикасы рәисе Си Цзиньпин очрашуы нәтиҗәләре буенча стратегик характердагы Россия-Кытай икътисади хезмәттәшлегенең сигез юнәлеше билгеләнде. Бу сәүдә, логистика, финанслар, энергетика, ресурсларны тирән эшкәртү, технологияләр, сәнәгать кооперациясе һәм авыл хуҗалыгын үз эченә ала. Һәм «Ростки» форумы РФ төбәкләре һәм Кытай Халык Республикасы провинцияләре эше өчен нокталы мәйданчык булырга мөмкин.
«Без уңайлы урнашу, яхшы инфраструктура аркасында Казандагы мәйданчык бизнес килешүләре ягыннан яхшы нәтиҗәләр күрсәтер дип уйлыйбыз. Бигрәк тә станоклар төзү, гомумән технологик сектор өлкәсендәге заманча трендларны исәпкә алып», – дип Миңнуллинаның сүзләрен китерә «РИА Новости».
Чара программасы мәгълүмат технологияләре, машина төзелеше, финанс, транспорт, туризм, мәдәният, сәламәтлек саклау, спорт, мәгариф һәм инвестицияләр кебек юнәлешләр буенча 42 эшлекле сессияне үз эченә ала. Катнашучыларны металл эшкәртү, эретеп ябыштыру, станок һәм автомобиль төзелеше буенча ике зур күргәзмә көтә, анда Кытай автосәнәгатенең 30 дан артык моделе тәкъдим ителәчәк.
Мәдәни чаралар да вакыйганың бер өлеше булачак. Бу Нобель премиясе лауреаты Мо Янь әсәре буенча Кытай-Россия актерлар төркеменең драматик постановкасын күрсәтү, Россия-Кытай дуслыгы яшьләр фестивале, вэйци борынгы Кытай уены буенча турнир, Кытай киносы фестивале, шахмат турниры һ.б.
«Континенталь хоккей лигасы»ның «Ак Барс» командасы белән Кытайның «Куньлунь Ред Стар» командасы арасында даими матчы, көнчыгыш һәм милли көрәш осталарының күрсәткеч чыгышлары, Кытай чәй тантанасын уздыру планлаштырылган», – дип уртаклашты ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.
Аның сүзләренчә, ихтыяҗ булса, форум ел саен үткәреләчәк.