В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республикага 100 гә якын делегат җыелачак
Фото: Денис Гордийко
ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков билгеләп үткәнчә, төбәк программасы беренче тапкыр кертелгән. «Быел илебезнең 30 төбәге чит ил делегатларын кабул итү бәхетенә иреште, алар Сочидагы фестивальгә киләчәк», – дигән спикер ТАССка.
Сочида фестиваль мәйданчыгында Татарстаннан павильон эшләячәк, анда зур программа планлаштырылган. Чара үткәреләчәк урынга республикадан 82 волонтер инде килгән, барлыгы 1,8 меңнән артык гариза бирелгән.
«Татарстаннан шактый көчле һәм ныклы делегация җыелды. Төрле юнәлеш вәкилләре, эшләүче һәм югары уку йортларында укучы яшьләр, авыл яшьләре, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче яшьләр һәм башка бик күп юнәлешләр буенча», – дип уртаклашты Ринат Садыйков.
Бөтендөнья яшьләр фестивале 1 нче марттан 7 нче мартка кадәр Сириус федераль территориясендә узачак. Төбәк программасы 10-17 нче март көннәрендә планлаштырылган. Чара Россия президенты Владимир Путин указы нигезендә Халыкара яшьләр хезмәттәшлеген үстерү максатларында оештырылган.