Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.02.2024, 10:37

Бөтендөнья яшьләр фестиваленең төбәк программасында катнашу өчен Татарстанга 55 ил вәкилләре киләчәк

Республикага 100 гә якын делегат җыелачак

Фото: Денис Гордийко

Татарстанга Бөтендөнья яшьләр фестиваленең төбәк программасында катнашу өчен дөньяның 55 иленнән 100 гә якын делегат киләчәк. Алар арасында Аргентина, Алжир, Бангладеш, Мисыр, Испания, Иран, Малайзия, Нигерия һәм башкалар бар.

ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков билгеләп үткәнчә, төбәк программасы беренче тапкыр кертелгән. «Быел илебезнең 30 төбәге чит ил делегатларын кабул итү бәхетенә иреште, алар Сочидагы фестивальгә киләчәк», – дигән спикер ТАССка.

Сочида фестиваль мәйданчыгында Татарстаннан павильон эшләячәк, анда зур программа планлаштырылган. Чара үткәреләчәк урынга республикадан 82 волонтер инде килгән, барлыгы 1,8 меңнән артык гариза бирелгән.

«Татарстаннан шактый көчле һәм ныклы делегация җыелды. Төрле юнәлеш вәкилләре, эшләүче һәм югары уку йортларында укучы яшьләр, авыл яшьләре, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче яшьләр һәм башка бик күп юнәлешләр буенча», – дип уртаклашты Ринат Садыйков.

Бөтендөнья яшьләр фестивале 1 нче марттан 7 нче мартка кадәр Сириус федераль территориясендә узачак. Төбәк программасы 10-17 нче март көннәрендә планлаштырылган. Чара Россия президенты Владимир Путин указы нигезендә Халыкара яшьләр хезмәттәшлеген үстерү максатларында оештырылган.

Барлык яңалыклар