В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Халыкны кабул итү шәһәр прокуратурасы вәкиле белән берлектә узачак.
Фото: Дениса Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче март). 21 нче мартта ТР башкаласы Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина Казан прокуратурасы вәкиле белән берлектә шәһәр халкын кабул итәчәк.
Казанлылар кызыксындырган сорауларны Кремль урамы, 3 адресы буенча бирә алачак. Гражданнарны кабул итү 14:00 сәгатьтә башланачак. Тулырак мәгълүматны +7(843)223-27-77 телефоны буенча белергә мөмкин.