Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.02.2025, 09:29

Эшмәкәрләрне җәйге чорда шәһәр паркларында сәүдә итүгә багышланган очрашуга чакыралар

Катнашу өчен теркәлү кирәк

Пәнҗешәмбе көнне, 20 февральдә, «АРТ» берләшмә үзәгендә шәһәр парклары һәм скверлары дирекциясенең шәһәр эшмәкәрләре белән ачык очрашуы булачак. Сүз җәйге сезонда паркларда сәүдә итү турында барачак. Барлык теләүчеләр, шул исәптән әлегә үз эше булмаганнар, киләчәктә аны шәһәрнең иҗтимагый киңлекләре территориясендә ачарга һәм үстерергә теләүчеләр чакырыла.

Очрашуда Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова, учреждениенең коммерция директоры Наилә Мелихова, «ЭкоЛогично» җәмгыяте рәисе Фәридә Газимова һәм башка докладчылар катнашачак. Шәһәрлеләр стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру өчен нәрсә кирәклеген һәм аукционнарда ничек катнашырга кирәклеген беләчәк. Уңышлы шәһәр эшмәкәрләре һәм бергәлекләре кейслары белән уртаклашачак һәм тотрыклы бизнес нигезләре турында сөйләячәк.

Чара 13:00 сәгатьтә башлана. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлү кирәк, дип хәбәр иттеләр Парклар һәм скверлар дирекциясендә. «АРТ» берләшмә үзәге Николай Ершов урамындагы 62 йорт адресы буенча урнашкан.
Барлык яңалыклар