Ачык ишекләр көне 18 нче октябрьдә узачак
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы октябрь). Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсендә эшкуарлар өчен ачык ишекләр көне уздырылачак.
Белгечләргә сорауларны 18 нче октябрьдә 14:00 дән 16:00 гә кадәр бирергә мөмкин булачак. Моның өчен +7(843)222-84-28 телефоны буенча язылырга кирәк. Шалтыратулар 16-17 нче октябрьдә 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр (тәнәфес 12:00 сәгатьтән 12:45 сәгатькә кадәр) кабул ителәчәк, шул ук вакытта кызыксындырган сорауны яңгыратырга кирәк.
ТР башкаласында эшкуарларга ике адрес буенча консультация биреләчәк: Большая Красная урамы, 30 һәм Сеченов урамы, 13а, дип хәбәр иттеләр ведомствода.