Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.09.2022, 14:00

Казанда Василий Заусайлов коллекциясеннән Борынгы Мисыр һәм антик Кара диңгез буе әйберләрен тәкъдим итәчәкләр

Коллекционер һәм меценат ТР Милли музееның беренче казначее була.

Фото: ТР Милли музее матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы сентябрь). 7 нче сентябрьдә Татарстанның Милли музеенда «Василий Заусайлов: коллекционер һәм меценат» күргәзмәсе ачыла. Экспозициядә музейның беренче казначее үз тупланмасы өчен сатып алган әйберләр тәкъдим ителәчәк.

Килүчеләр Борынгы Мисыр экспонатлары коллекциясен, антик Кара диңгез буе һәм көнчыгыш көнкүреш әйберләрен күрәчәкләр. Экспозициядә шулай ук рус этнографик коллекциясе, шул исәптән хатын-кызлар киемнәре, уникаль баш киемнәре, көнкүреш әйберләре һәм бәйрәм савыт-сабалары булачак. Казанлылар бальзамарийларда нәрсә саклаганнарын, чүмечләрне нәрсә өчен кулланганнарын, набируха белән кая барганнарын һәм ни өчен тәңкәне орнамент белән бизәгәннәрен белә алачак.

Күргәзмә 14:00 сәгатьтә ачыла, аны 15 нче ноябрьгә кадәр карарга була. Керү музей билетлары буенча, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Василий Заусайлов (1845-1913) – сәүдәгәр, банкир, Казанның мактаулы гражданины һәм меценат. Ул музей булдыруның башында тора. 1895 елның мартында, музей ачылуга бер ай кала, Василий Заусайловны казначей итеп билгелиләр. Аның вазыйфаларына предметлар сатып алу һәм музей тупланмасын формалаштыру керә.

Василий Заусайлов әйберләре экспозициясе «Казан коллекционерлары» проектын дәвам итә. Ул шәһәрнең танылган коллекционерларының сирәк әйберләрен күрсәтә. Март аенда «Профессор Вульфсон һәм аның коллекциясе» циклыннан беренче күргәзмә ачылды, ә апрель аенда – Андрей Лихачевның 190 еллыгына багышланган «Яшәү рәвеше буларак коллекцияләү».

Барлык яңалыклар