В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара кунаклары артистларның чыгышларын тамаша кылган, бүләкләр уйнатуда һәм мастер-классларда катнашкан
Фото: «Иске шәһәр» префектурасы
Кунаклар Миңгол Галиев, Ильяс Халиков, Руслан Мәҗитов, Аида, Дилә Нигъмәтуллина, Анзор Нәбиуллин, «Just Brass» тынлы бандасының һәм башкаларның чыгышларын тыңлаган.
Бәйрәмнең төп сәхнәсендә Казан кунакханәләренең берсендәге ике кешелек номерга юллама уйнатылган. Ислам бәйрәменә багышланган рәсемнәре өчен һәр балага бүләкләр тапшырылган. Моннан тыш, яшь кунаклар ураза-квестта катнашканнар.
Мәйданчыкта милли аксессуарлар ясау буенча мастер-класс узган. Шулай ук хәләл-маркет эшләгән, һәм милли ризыклар белән фуд-корт оештырылган.