Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.05.2022, 14:05

Идел Болгарстанының ислам динен рәсми кабул итүенә 1100 ел тулуны бәйрәм итү: җәмигъ мәчете нигезенә таш салу, ут тамашасы һәм хәләл-күргәзмә

Бәйрәм чаралары Казанда 19 нчы майдан башлана.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче май, Юлия Летникова). 2022 елда Россиядә Идел Болгарстанының ислам динен рәсми кабул итүенә 1100 еллыгы билгеләп үтелә. Бәйрәм чаралары ел дәвамында ил төбәкләрендә узачак, ә Татарстанда истәлекле дата берничә эре вакыйга белән билгеләп үтеләчәк.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев билгеләп үткәнчә, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә дәүләт дәрәҗәсендә уздырыла. «Истәлекле датаны бәйрәм итү 2022 ел дәвамында узачак. Чаралар планы бөтен Россия буенча, шул исәптән Татарстан Республикасында оештырылган 150 вакыйганы үз эченә ала», – дип сөйләде ул.

Май аенда киң күләмле бәйрәм чаралары узачак, алар арасында «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» XIII Халыкара икътисадый саммиты, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы, «Милли тормыш һәм дин» татар дин әһелләре форумы, Казан мәчете нигезенә таш салу тантанасы, «Изге Болгар җыены» бар.

Халыкара икътисадый саммит 19 нчы майдан 22 нче майга кадәр «Казан Экспо»да узачак. Ул Россиянең 55 иленнән һәм 42 төбәгеннән 5 мең катнашучыны берләштерәчәк. Саммитның беренче көнендә «Милли үзенчәлек һәм дин» XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын ачу тантанасы каралган. «Форумга Россиянең 72 төбәгеннән 1100 дин әһеле киләчәк», – дип билгеләп үтте ТР мөселманнары Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Ирек Арсланов.

Саммитның традицион чарасы булып Russia Halal Expo күргәзмәсе торачак. «Күргәзмә үткәрү мәйданы 2021 ел белән чагыштырганда ике тапкырга арттырылган. Анда 147 хәләл индустрия экспонаты тәкъдим ителәчәк», – дип сөйләде Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Инсаф Галиев. Моннан тыш, яулык бәйләү буенча мастер-класслар, шәмаил ясау, лекцияләр, квизлар һәм уеннар, лотереялар һәм конкурслар узачак. Күргәзмәгә килүчеләр өчен бушлай автобуслар җибәрү планлаштырыла, алар саммит көннәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры яныннан китәчәкләр.

20 нче майда Казан Ратушасында узачак «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында 100 кеше катнашачак, шуларның 15 е ТР башкаласына башка илләрдән киләчәк. Форумда катнашучылар этномәдәни күптөрлелекне, милләтара һәм диннәр арасындагы татулыкны саклауның Россия тәҗрибәсе турында фикер алышачак. ТР Президенты ярдәмчесе Газинур Бакиров хәбәр иткәнчә, 10:00 дән чараның онлайн-трансляциясе оештырылачак.

Казанның җәмигъ мәчете нигезенә таш салу тантанасы һәм «Изге Болгар җыены» бәйрәм тантаналары турында ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов сөйләде. Шулай итеп, элеккеге «Кырлай» аттракционнар паркы территориясендә истәлекле таш кую буенча тантаналы чара 20 нче май көнне 13:00 сәгатьтә планлаштырылган.

Икенче көнне, 21 нче майда, Болгар шәһәрендә «Изге Болгар җыены» узачак. Программада традицион намаз уку һәм Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган почта маркасына истәлекле штамп кую тантанасы каралган.

19 нчы майдан 21 нче майга кадәр Казан Кремле диварларында ут тамашасы планлаштырылган. Моннан тыш, бу көннәрдә шәһәр халкы һәм кунаклары театраль куелышларны һәм күргәзмәләрне, милли костюмнар күрсәтүне карый алачак.

Барлык бәйрәм чараларында куркынычсызлыкны Росгвардия, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм волонтерлар тәэмин итәчәк.

Барлык яңалыклар