Йөклеләр көнен илдә 7 апрельдә билгеләп үтәчәкләр
7 апрельдә Россиядә йөклеләр көнен билгеләп үтәчәкләр. 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе каршындагы хатын-кызлар консультацияләрендә Казанда яшәүчеләре өчен чаралар сериясе ачылачак, дип хәбәр иттеләр оешманың матбугат хезмәтендә.
Очрашу барышында булачак әниләр белгечләрдән файдалы мәгълүмат ала гына түгел, ә формаль булмаган шартларда аралаша да алачак.
7 апрель көнне 13:00 сәгатьтә 1 нче хатын-кызлар консультациясендә (Маршал Чуйков ур., 56) Казанда яшәүчеләр өчен яңа туган баларны кайгырту һәм күкрәк белән ашату буенча мастер-класслар, йөклеләр өчен йога һәм арт-терапия буенча дәресләр үткәреләчәк.
8 апрель көнне 11:00 сәгатьтә 3 нче хатын-кызлар консультациясендә (Сибгат Хәким ур., 43) катнашучыларны күңел ачу һәм танып белү программасы, котлаулар һәм бүләкләр көтә.
9 апрель көнне 10:00 сәгатьтә 5 нче хатын-кызлар консультациясендә (Гагарин ур., 87/68) йөклеләр өчен фуршетлы бәйрәм оештырачаклар.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанда «Йөкле хатыннар турында кайгырту белән» хәйрия акциясе старт алды. Битараф булмаган шәһәр халкы булачак әниләр һәм мохтаҗ гаиләләр өчен беренче кирәк-яракларны һәм әйберләрне тапшыра ала.