Барлык чаралар да онлайн-форматта оештырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июнь). «Семык» мари мәдәнияте традицион бәйрәме Казанда 5-нче июньдә узачак. Быел эпидемиологик хәл аркасында барлык чаралар да онлайн-форматта оештырылачак.
Күп сәгатьлек марафон программасында - «Бергә биибез» бию челленджы, мари фольклор коллективлары концерты, «Әдәби Семык» төбәкара акциясе, «Чоным почын мурена» проектында катнашучы яшьләр концерты, шулай ук кунаклар һәм проектта катнашучыларның видео-котлаулары. Тулырак программа белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Чаралар трансляциясе Tatfolk Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге, «Семык 2020 Менделеевск» YouTube-каналларында, Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты порталында, шулай ук башка ресурсларда узачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.