В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара кунакларын җанлы музыка, көзге фотозона, конкурслар һәм мастер-класслар көтә.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче сентябрь). 16 нчы сентябрьдә Казанның Совет районында ишегалды бәйрәме узачак. Пионер, Попов, Кирпичников һәм Журналистлар урамнарында узачак чара кунакларын җанлы музыка, кызыклы конкурслар, көзге фотозона һәм башкалар көтә.
Һәр катнашучы үзенең иске китаплары яки бүлмә гөлләре белән алмаша алачак. Моннан тыш, Журналистлар урамындагы 5 нче йорт ишегалдында «ЭкоЛогично» проектында катнашучылар шәһәрлеләргә чүп-чарны дөрес эшкәртү өчен аны ничек дөрес итеп сортларга аерырга өйрәтәчәкләр.
Кирпичников урамындагы 16 нчы һәм Журналистлар урамындагы 11 нче номерлы йортлар янындагы спорт мәйданында «Безнең ишегалды уеннары» шәһәр чемпионаты финалы узачак. Анда иң яхшы резинкада сикерүчеләрне, иң яхшы вышибала уйнаучыларны һ.б. билгеләячәкләр.
Балалар өчен оригами, рәсем ясау, пионер галстуклары һәм әләмнәр ясау буенча мастер-класслар узачак.
Исегезгә төшерәбез, Пионер, Попов, Кирпичников һәм Журналистлар урамнары буенча ишегалларын «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында төзекләндерделәр.