В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
KZN.RU порталы киләсе ялларның традицион афишасын әзерләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы август). Киләсе ял көннәрендә Казан спорт һәм музыкаль чараларга бай булачак. Әйтик, Татарстан башкаласы халкын һәм кунакларын дүрт мәйданчыкта узачак Физкультурачылар көненә, Горький паркында узачак «Корбан-фест: җылы бүләк ит!» бәйрәменә кушылырга һәм «Казан фанфаралары» фестивалендә тынлы оркестрларның чыгышларын тыңларга чакыралар. KZN.RU порталы, һәркем күңеленә хуш килгән чараны сайлап ала алсын өчен, булачак уикендка традицион афиша әзерләде.
«Казан фанфаралары» тынлы оркестрлар фестивале
10-нчы августта 9.00 сәгатьтә һәм 11-нче августта 10.00 сәгатьтә
Татарстан башкаласында «Казан фанфаралары» тынлы оркестрлар фестивале уза. 8 мәйданчыкта Россиянең, Казахстанның һәм Болгариянең танылган 19 оркестрыннан 700-дән артык музыкант үз иҗатларын тәкъдим итә. Фестивальнең төп мәйданы - Казан Кремле.
10-нчы августта 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр музыкантлар Казан халыкара аэропортында чыгыш ясаячак, 9.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр оркестрны Казан Кремленең Артиллерия ишегалдында тыңларга мөмкин булачак, 11.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр музыкантлар «Крылья Советов» паркында чыгыш ясаячак.
11-нче августта 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр оркестрлар Урицкий исемендәге һәм «Черек күл» паркларында чыгыш ясаячак,13.30-дан 15.30-га кадәр музыкантларның Бауман урамы буенча узуы көтелә. 15.30 сәгатьтә музыкантлар 1-нче май мәйданында тезеләчәк, 15.30-дан 16.15-кә кадәр Казан Кремле буенча узу планлаштырыла. 16.30-дан 18.00-гә кадәр Кол Шәриф мәчете каршындагы мәйданда фестивальнең ябылу тантанасы узачак.
Исегезгә төшерәбез, 11-нче августта, оркестрлар колоннасы узган вакытта Казанның үзәк урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
Үзмәшгульләр фестивале
10-нчы һәм 11-нче август, 11.00 сәгатьтән башлап
Горки-Әмәт урманында 200-дән артык эшмәкәр үз товарларын һәм хезмәтләрен тәкъдим итәчәк. Фестиваль мәйданчыгында 8 функциональ зона оештырылачак: маркет, фуд-корт, экобазар, лекторий, фитнес, балалар почмагы, хезмәт күрсәтү һәм консультация зоналары.
Фестивальгә килүчеләр мастер-классларда катнаша, эшмәкәрлек өчен идеяне ничек табу, инвестицияләр җәлеп итү, ни өчен хәтта иң кече эшмкәрлеккә дә SMM һәм товар билгесе кирәклеге турында лекцияләр тыңлый ала. Моннан тыш, биредә түбәндәге темаларга мастер-класслар узачак: «Барысына да ничек өлгерергә һәм шул ук вакытта өзлегүне ничек булдырмаска?» , «Event эшмәкәрлек кебек», «Беренче бизнес-модельны ничек төзергә?» , «Үзмәшгуль яңа экосистема кебек» һ.б.
Ата-аналарга уңайлы ял булсын өчен, балалар зонасы оештырылачак. 11-нче августта биредә балалар өчен тайм-менеджмент, балалар өчен немец теле, балаларны дөрес туклануга өйрәтү һәм тхэквондо буенча ачык дәрес узачак.
Шулай ук мәйданчыкларда кулдан эшләнгән әйберләр сатып алырга мөмкин булачак. Фитнес зонада кунакларны яңа күнегүләргә өйрәтәчәкләр һәм күнегүләрнең махсус программасын сайлап алачаклар. Чарада барлык теләүчеләргә пенсия иминияте буенча белгечләр, психологлар һәм юристлар консультация бирәчәк. Үзмәшгульләргә ярдәм итү үзәге консультантлары салым режимы турында сөйләячәк һәм үзмәшгуль буларак теркәлергә булышачак.
Физкультурачылар көне
10-нчы август, 9.00 сәгатьтә
Казанда Физкультурачылар көне дүрт мәйданчыкта узачак: Горький паркында, Спортның су төрләре сарае янындагы парковкада, пляж спорт төрләре үзәгендә һәм Казансу акваториясендә.
Төп вакыйгалар үзәк мәйданда – Горький исемендәге паркта булачак. Биредә 9.15 сәгатьтә шәһәр халкын зумба белән шөгыльләнүгә көтәләр, 9.25 сәгатьтә яшь спортчыларның чыгышлары башлана, теләге булган һәркем 9.40 сәгатьтә фитнес-зарядкага кушыла ала, ә 10.00 сәгатьтә чараның ачылу тантанасы планлаштырылган. Биредә шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары спартакиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын, шулай ук спорт ветераннарын, физик культура өлкәсенең әйдәп баручы хезмәткәрләрен, спорт мастерларын һәм спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрне бүләкләячәкләр.
10.00 сәгатьтән парк мәйданчыкларында чаралар башлана: спортның көч таләп итә торган төрләре фестивале, киберспорт, шахмат буенча турнир, брейк-данс буенча Казан чемпионаты, керлинг һәм чирлидинг фестивале. Моннан тыш, шәһәрдә беренче тапкыр Pull/Push пауэрлифтинг буенча ярышлар узачак. Шушы вакыт аралыгында «Трудовые резервы» стадионында футбол буенча Казан Кубогының финал уеннары узачак.
Су спорт төрләре сарае янындагы парковкада Физкультурачылар көне кысаларында спорт чаралары 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр узачак. Биредә казанлылар урам баскетболында 3х3 «кызгылт сары туп» һәм «квадрат короле» ишегалды уенында үз осталыкларын күрсәтә алачак.
Пляж спорт төрләре үзәгендә 9.30 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр пляж волейболы, гандбол һәм футбол буенча турнирлар узачак.
11.00-дән 15.00-гә кадәр Казансу акваториясендә җилкән спорты буенча шәһәр беренчелегендә катнашучылар ярышларын карап булачак.
«Ак Барс» җанатарлары узышы
10-нчы август, 11.00 сәгатьтә
«Тулпар» спорт комплексы территориясендә «Ак Барс» хоккей клубы җанатарлары ярышлары узачак. Йөгерешкә барлык теләүчеләрне дә кушылырга чакыралар.
Җанатарлар узышы - тигезсез урында каршылыкларны җиңеп башкарыла торган йөгереш. Трассаның озынлыгы - 4,5 км, өлкәннәр өчен дистанция үз эченә 15 сынауны ала. Балаларның кечкенә узышы өчен 5 каршылыктан торган аерым дистанция әзерләнгән.
Катнашу өчен гаризаны шәхси рәвештә дә, 10 кешегә кадәр команда туплап та тапшырырга мөмкин. Чараның форматы - команда: барлык 10 катнашучы да каршылыклар полосасын бергә уза, инструкторлар сынаулар узуның дөреслеген тикшереп тора. Финишка команда тулы составта килергә тиеш.
Бәйгедә катнашу өчен гаризаны сылтама буенча бирергә мөмкин.
«Казан, бәби тап!» гаилә бәйрәме
10-нчы август, 13.00 сәгатьтә
Горький паркының яшел аланында «Казан, бәби тап!» гаилә бәйрәме узачак. Программада - йөклеләр өчен йога, лекцияләр һәм тематик мастер-класслар.
Бәйрәм кунаклары Пенсия фонды белгечләреннән ана капиталын алу һәм аннан файдалану мәсьәләләре буенча консультация ала, шулай ук гаилә бюджетын планлаштыру, пенсия төрләре һәм аны алу шартлары, иминият пенсиясен исәпләү кагыйдәләре, яңа туган балалар һәм зуррак балалар чыгымнарын планлаштыру турында лекцияләр тыңлый алачаклар.
Мәйданчыкта балалар өчен аттракционнар, фотозона, аквагрим почмагы эшләячәк. Биредә үк йөгерү җайланмаларында йөгерергә, экспресс-макияж ясатырга, йөкле хатын-кызлар өчен йога дәресләрен узарга, балалар һәм аларның әти-әниләре өчен төрле тематик мастер-классларда катнашырга мөмкинлек булачак.
Кремль яр буенда Сәламәтлек көне
10-нчы август, 15.00 сәгатьтә
Кремль яр буеның үзәк аллеясында традицион Сәламәтлек көне узачак. Яшь һәм өлкән яшьтәге шәһәрлеләрне спорт ярышларында, конкурсларда һәм мастер-классларда катнашырга чакыралар.
«Ак чәчәкләр» бульварында курчак спектакле
10-нчы август, 18.00 сәгатьтә
Мәскәүнең «Балаганчик сказок» урам театры «Ак чәчәкләр» бульварында өч әкият күрсәтәчәк. «Дорожный камень» тормыш юлын сайлаган баһадирлар турында сөйләячәк. «Журавлиные перья» - япон халык әкияте, ул саран һәм тупас сәүдәгәр, тау авылындагы ике зәгыйфь карт һәм игелекле кыз турында сөйли. Ә өченче әкият – «О верном слуге» - ерак Һиндстаннан килгән патша, зирәк раджа һәм аның өч улы турында бара. Чыгышлар музыка белән үрелеп барылачак.
Спектакль «Ураган-Сарай» кофейнасы каршында узачак, керү ирекле. Җәдвәлдә һава торышы һәм техник шартлар аркасында үзгәрешләр булырга мөмкин. Актуаль мәгълүматны сылтама буенча табарга мөмкин булачак.
Ачык һавада «Фотосушка» фотолар күргәзмәсе
11-нче август
Кремль яр буе территориясендә чираттагы тапкыр ачык һавада «Фотосушка» фотосурәтләр күргәзмәсе узачак. Шәһәр халкына үз эшләрен профессиональ фотографлар да, һәвәскәрләр дә тәкъдим итәчәк. «Фотосушка» яр буенда оpen-air дискотека белән тәмамланачак.
Рәсем буенча бушлай дәресләр
11-нче август, 12.00 сәгатьтә
Теләге булган кешеләр «Рәсем яса, Казан» проектына кушыла һәм иң киң таралган рәсем жанрларын үзләштерә ала. Дәресләр Кремль яр буенда узачак. Якшәмбе көнне балалар өчен рәсем ясау буенча мастер-класс оештырыла.
«Корбан-фест: җылы бүләк ит!» бәйрәме
11-нче август, 13.00 сәгатьтә
Горький паркында Корбан бәйрәменә багышланган гаилә чарасы узачак.
«Корбан-фест: җылы бүләк ит!» бәйрәме программасына спорт эстафеталары, нейрофехтлау уеннары, «Рыцари» аттракционы, кул көрәше буенча ярышлар, шулай ук эбру ясау буенча гаилә һәм балалар мастер-класслары, татар стилендәге прәннек рәсемнәре, балчык уенчыклары бизәкләре, күн читекләр ясау, яулык бәйләү, хна бизәкләре, брелоклар, түштамгалар һәм финик кәнфитләре ясау остаханәләре керәчәк. Моннан тыш, кунакларны курчак спектакле, велотриал, сабын куыклары тамашасы, сыйлар һәм бүләкләр белән сөендерәчәкләр. Бәйрәмдә катнашу бушлай.
Кремль яр буенда спорт-биюле яллар
10-нчы август, 8.00 сәгатьтән һәм 11-нче август, 18.00 сәгатьтән
Шимбә көнне Кремль яр буенда 8.00 сәгатьтә пирста йога белән шөгыльләнүдән башланачак. Аннары 11.00 сәгатьтә воркаут-мәйданчыкта кроссфит буенча күнегүләр узачак. Кичә гадәттәгечә биюләргә багышланачак. 18.00 сәгатьтә воркаут-зона янындагы мәйданчыкта West Coast Swing хәрәкәтләрен өйрәнәчәкләр, ә 20.00 сәгатьтә казанлылар сальса һәм бачата бииячәк.
Якшәмбе көнне 18.00 сәгатьтә воркаут-мәйданчык янында хастл юнәлеше буенча бию дәресе узачак. 19.00 сәгатьтән сәнгать аллеясында линди-хоп, ә 20.00 сәгатьтән воркаут-танго мәйданчыгы янында бииячәкләр.