В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Ак Барс Арена» стадионы янындагы сәхнәдән шәһәр халкын Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин котлады.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы сентябрь, Камилә Гобәйдуллина). Казанда бердәм тавыш бирү көне бәйрәм концерты һәм салют белән тәмамланды. «Ак Барс Арена» стадионы янындагы мәйданчыкта шәһәр халкы өчен татар һәм Россия эстрадасы йолдызлары чыгыш ясады, ә концерт хедлайнерлары рэпер Мот, җырчы Салават, Uma2rman төркеме һәм Олег Газманов булды.
Шәһәр халкын 2021 елгы сайлаулар тәмамлану белән котларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин килде. Алар сайлауларда актив катнашкан өчен шәһәр халкына рәхмәт белдерде.
«Сайлауларда катнашкан һәркемгә сезнең көчле гражданлык позициягез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Безгә команданы формалаштыру бик мөһим иде, ул безнең республиканы Федераль Җыенда тәкъдим итәчәк. Без республикабыз һәм аның башкаласы халкы өчен уңайлы булсын өчен барысын да эшләячәкбез, ә сез сәламәт булыгыз һәм үзегезне саклагыз», – дип мөрәҗәгать итте сәхнәдән казанлыларга Рөстәм Миңнеханов.
Шәһәр халкын төп сәхнәдә чыгышлары белән бик күп башкаручылар шатландырды. Кичәнең хедлайнерлары Filatov & Karas, рэпер Мот, татар җырчысы Салават һәм Uma2rman төркеме булды. Алар үзләренең иң популяр композицияләрен башкарды, аларны казанлылар көчле алкышлар белән каршы алды. Ә бәйрәмне Россиянең халык артисты Олег Газманов төгәлләде. Ул үзенең популяр хитларын башкарды – «Мои ясные дни», «Есаул», «Жить – так жить», «Мама», «Сделан в СССР», «Офицеры». Шулай ук казанлылар «Осенний сон» дигән яңа җырларның берсен ишетте, ә аннары Олег Газманов шәһәрнең җыелма хоры белән бергә «Эскадрон» һәм «Вперед, Россия» җырларын башкарды. Үз чыгышын «Мы вместе» композициясе белән тәмамлады.
Бәйрәм программасының кульминациясе – матур салют булды.