ТР ТКХ өлкәсендә җәмәгать контроле үзәге татарстанлыларның белемнәрен тикшерәчәк
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче сентябрь). «ТР ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге» ассоциациясе республика халкы арасында сораштыру үткәрә. Анкеталауның максаты – газ җиһазларын эксплуатацияләүгә кагылышлы белемнәр дәрәҗәсен билгеләү.
Анкетада өйдә газ җиһазлары һәм исәпкә алу приборлары булу, техник хезмәт күрсәтүнең кирәкле ешлыгы һәм куркынычсызлык техникасы турында сораулар кертелгән. Фатирда газ исе сизелсә нәрсә эшләргә кирәк, бинада вентиляция белән проблемалар бармы һәм төтен чыга торган юлларны тикшерү үткәреләме – бу һәм моңа охшаш сорауларга татарстанлылар җавап бирә алачак.
Исегезгә төшерәбез, быел март аеннан Дәүләт торак инспекциясе йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларын, вентиляция һәм төтен каналларын куркынычсыз куллану һәм хезмәт күрсәтү таләпләрен үтәүне контрольдә тотарга тиеш.
KZN.RU порталында Казан Башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе көнкүрештә гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белешмәлек бастырып чыгарды.