Җиңүчеләрне бүләкләү Мәскәүдә булды
Казан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бәйгесендә ике номинациясендә җиңүче дип танылды. ТР башкаласының Гражданнарны саклау идарәсе гадәттән тыш хәлләрне кисәтүдә һәм гадәттән тыш хәл шартларында тотрыклылыкка юнәлдерелгән технологияләрне гамәлгә кертүдә иң яхшы практика дип билгеләп үтелде. Мәскәүдә бәйгене йомгаклау тантанасында җиңүче дипломнары һәм бүләк сертификатлары идарә башлыгы киңәшчесе Фердинант Тимурхановка тапшырылды.
Бәйгегә Казан шәһәрнең бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенең термомеханик эшкәртү линиясен булдыру һәм цифрлаштыру буенча проектлары тәкъдим ителде.
Казан Гражданнарны саклау идарәсенә бәйгедә җиңүче дипломнары һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр проблемалары буенча фәнни-тикшеренү институтында ике кешене укытуга сертификат тапшырдылар.
2020 елда Казан башкарма комитетының гражданнары саклау идарәсе «Минем шәһәр – куркынычсызлыкларсыз» федераль бәйгедә җиңүче дип танылган иде инде.