Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.12.2024, 09:30

Казан мэриясендә остазлык практикасы федераль дәрәҗәдә иң яхшы дип табылды

«Остазлык-2024» бөтенроссия конкурсы беренче тапкыр Россия президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча үткәрелде

Казан мэриясе «Остазлык-2024» бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды. Шәһәр администрациясен «Хезмәттә остазлык» номинациясендә иң яхшысы дип таныдылар. Шуның нәтиҗәсендә Казан командасы тәҗрибәсе остазлыкның иң яхшы практикалары китапханәсенә керәчәк һәм бөтен ил буенча җәелдерү өчен кулланылачак.

«Остазлык-2024» конкурсында бөтен Россиядән 24 меңнән артык кеше катнашты. Ярыш төрле өлкәләрдә, шул исәптән җитештерү, мәгариф, социаль эшчәнлек һәм дәүләт хезмәтендә күренекле остазларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү өчен үткәрелде.

Катнашучылар резюме-хат һәм видеовизитка тәкъдим итәргә тиеш иде, алар буенча жюри остазлыкның компетенция дәрәҗәсен һәм команда практикасының кыйммәтен бәяләде. Конкурс йомгаклары буенча экспертлар 44 төбәктән 50 катнашучыны һәм 50 практиканы сайлап алды. Алар барысы да иң яхшы инициативалар китапханәсенә керәчәк.

Остазлык практикасы Казан мэриясендә 2022 елдан башлап яңа форматта гамәлгә ашырыла һәм яңа хезмәткәрләрне шәһәр командасына ияләштерүнең иң йомшак һәм нәтиҗәле формасы булып хезмәт итә. Остазлар бүлекчәләрнең тәҗрибәле хезмәткәрләре арасыннан үз теләкләре буенча сайлана. Шунысы мөһим, остазлык практикаларының күбесе хезмәткәрләрнең үз инициативасы буенча формалаштырылган һәм яңа кешеләрнең ихтыяҗларына һәм таләпләренә җавап бирә. Шул ук вакытта Казан командасында остазларның тулы берләшмәсе бар, ул аларга тәҗрибә уртаклашырга, бер-берсенә ярдәм итәргә һәм яңа хезмәткәрләрне адаптацияләүне тагын да нәтиҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирә. Әйтик, соңгы өч елда Казан мэриясеннән эшнең беренче елы дәвамында эштән китүче яңа кешеләрнең өлешен 30% ка киметү мөмкин булды.

«Остазлык системасы яхшы үскән җирдә берләшмә тә бик яхшы эшли. Һәм бу планда иң алдынгы шәһәр Казан булды», – дип билгеләп үтте бүләкне тапшырганда, Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе башкарма директоры, «Муниципаль остаз» программасы җитәкчесе Андрей Малхасян.

«Без хезмәттә остазлык практикасын башлаганда, моны дәүләт секторында эшләүчеләрдән беренчеләр санында идек, шуңа күрә күп нәрсәне уйлап табарга, үзебезгә формалаштырырга туры килде. Бу практика нәкъ менә битараф булмаган хезмәткәрләр аркасында уңышлы булды, алар яшь хезмәттәшләренә остаз булырга теләк белдерделәр һәм зур игътибар белән тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, аларга ярдәм күрсәттеләр, – ди конкурста җиңү турында Башкарма комитет аппараты җитәкчесе Булат Алеев. – Остазларыбызның, рәхмәт сүзләреннән һәм хезмәттәшләребезнең хөрмәтеннән тыш, остазлыкны оештыруда безнең алымнарның профессиональлеген һәм кыйммәтен раслап, шундый югары эксперт бәясе дә алуларына шатбыз»

«Остазлык-2024» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы остазлар фестивале кысаларында «Сенеж» идарәсе остаханәсендә узды. Бу – Россия президенты Владимир Путин ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасының яңа проекты. Бөтенроссия конкурсы, профессионаллар арасында белем туплау һәм аның белән уртаклашу өчен шартлар тудырып, остазлык институтын үстерүгә юнәлдерелгән.

Форумда Татарстан башкаласын кадрлар сәясәте идарәсенең бер бүлеге башлыгы урынбасары Ләйсән Гыйзетдинова тәкъдим итте.

Барлык яңалыклар