Алтынчы тапкыр үткәрелә торган конкурска Мәскәүдә йомгак ясалды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче декабрь). Казан Башкарма комитетының «Муниципаль хезмәтләрне цифрлаштыру» проекты «Проектлы Олимп» проект эшчәнлеге белән һөнәри идарә итү конкурсында җиңүчеләр арасына керде. Нәтиҗәләр ясау һәм иң яхшыларны бүләкләү Мәскәүдә «Проект белән идарә итү тәҗрибәсе. Кешеләр һәм компетенцияләр» конференциясендә узды. «Цифрлаштыру һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге проектлар белән идарә итү» номинациясендә икенче урын өчен призны Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин алды.
Муниципаль хезмәтләр белән идарә итү – Проект офисы кысаларында тормышка ашырылган система. Ул барлык процессларны оптимальләштергәннән соң, цифрлы рәвештә муниципаль хезмәтләр күрсәтергә мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә 23 муниципаль хезмәт күрсәтү системасы уңышлы гамәлгә ашырылган. Шуларның 19-ы Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында ачык.
«Проект олимпы» 2014 елдан башлап Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы аналитик үзәк тарафыннан алтынчы тапкыр үткәрелә. Конкурсның төп бурычлары - иң яхшы методикаларны һәм тәҗрибәләрне алу һәм тарату. Быел конкурс номинацияләре саны 11-гә җитте.
«Цифрлаштыру һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге проектлар белән идарә итү» номинациясендә тагын 6 проект катнашты – Мәскәүдән, Свердловск, Тула өлкәләреннән һәм Краснодар краеннан. Беренче урынны «Интер РАО ЕЭС» Россия энергетика холдингының иярчен компаниясе проекты алды.