Шулай ук мошенникларның хәйлә-мәкерләренә ничек эләкмәскә кирәклеге турында сөйләячәкләр.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче октябрь). Казанлылар пенсия һәм пенсия алды яшендәге гражданнар өчен оештырылган финанс грамоталылыгы буенча дәресләргә кушыла ала. Өлкән татарстанлыларга дөрес финанс карарлары кабул итү һәм мошенникларның хәйлә-мәкерләренә ничек эләкмәү турында сөйләячәкләр, шулай ук заманча банк продуктларында аңышырга ярдәм итәчәкләр.
Онлайн-дәресләр форматы дәресләргә өйдән дә, учреждениедән дә, мәсәлән, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән яки башка оешмалардан да кешеләр төркемнәренә кушылырга мөмкинлек бирәчәк. Катнашучылар лекторга турыдан-туры эфирда җавап бирә һәм сораулар бирә алачаклар. Һәр дәреснең озынлыгы 45 минут тәшкил итәчәк.
Онлайн-дәресләргә керү өчен интернетка тоташтырылган компьютер яки ноутбук кирәк. Сайтка керергә, дәреснең темасын, датасын һәм вакытын сайларга һәм теркәлү узарга кирәк.
Дәресләр 17-нче декабрьгә кадәр үткәрелә, дип хәбәр итә Россия Банкы бүлеге – Татарстан Республикасы Милли банкы.