В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярдәм 26 сентябрьдә ТР Юстиция министрлыгында күрсәтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче сентябрь). 26 сентябрьдә ТР Юстиция министрлыгы өлкән яшьтәге казанлыларны кабул итәчәк. 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр белгечләр аларга бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәк.
Чара 1 октябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара өлкәннәр көненә багышлана. Министрлык белгечләренә адвокатлар, нотариуслар, ТРда Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил, ТР буенча Россия пенсия фонды бүлеге, ТР буенча Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе, ТР буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Дәүләт торак инспекциясе һ.б. ведомстволар вәкилләре кушылачак. Консультацияләр Павлюхин ур., 57 адресы буенча урнашкан Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында узачак. Тулырак мәгълүмат белән (843) 223-02-13 номеры аша танышырга мөмкин, дип хәбәр итә оештыручылар.
Өлкәннәр исә бәйрәм уңаеннан бушлай юридик ярдәм алып кына калмыйча, шәһәр мунчаларына да бара ала. 1 октябрьдә өлкәннәр өчен алар бушлай эшләячәк.