50 яшьтән өлкәнрәк яшьтәге кешеләр өчен Worldskills компетенцияләре буенча бушлай дистанцион укыту оештырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июнь). 50 яшьтән өлкәнрәк казанлылар «Хикмәт ияләренең күнекмәләре» Worldskills компетенцияләре буенча яңа һөнәр үзләштерә ала. Түләүсез укыту дистанцион форматта узачак.
Өлкән яшьтәге казанлыларга «Идарә һәм архив алып баруны документлар белән тәэмин итү» һәм «Эшмәкәрлек» компетенцияләре буенча программалар үзләштерергә тәкъдим итәләр. Укулар «Демография» илкүләм проекты («Өлкән буын» проекты) кысаларында уздырыла.
Дистанцион белем бирүнең аккредитацияләнгән мәйданчыгы - Кадрлар резервы академиясе. Консультацияне түбәндәге телефон номеры буенча алырга мөмкин: +7(800)775-21-25, дип хәбәр иттеләр академиядә.