Аферистлар үзләрен хокук саклау органнары һәм банк хезмәткәрләре дип таныштырган.
Фото: Денис Гордийко
10 нчы августта зыян күрүчегә үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырган чит кеше шалтырата. Җинаятьчеләр ирнең исеменә генераль ышаныч кәгазе рәсмиләштергәннәр һәм аның ярдәме белән банкта сакланган акчаларын урларга маташалар, дип хәбәр итә.
Берникадәр вакыттан соң иргә башка җинаятьче шалтырата һәм үзен банк хезмәткәре дип таныштыра. Шәхесен раслау өчен, мессенджер аша үзенең таныклык фотосын җибәрә. Дәлилләргә ышанып, ир банкка юл тота, берничә көн эчендә 2 млн 958 мең сум акчасын мошенникларның «имин счетларына» күчерә.
Тикшерү органнары РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең «Зур күләмдәге мошенниклык» бүлегендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгаткан. «Мәскәү» полиция бүлегендә җинаять эшен ачу һәм тикшерү буенча чаралар үткәрелә, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Мошенниклык очраклары арту сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыктан игътибарлы булуларын сорый. Телефонга шалтыратучы һәм туганнары турында мәгълүмат бирүче билгесез кешеләргә ышанырга ярамый. Шулай ук банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, исәп-хисап торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк икәнен истә тотарга кирәк. Карта белән ниндидер операцияләр ясалуы турында шик булса, аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килсә, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны гадәттә картаның икенче ягында күрсәтелә. СМС-хәбәрнамәдә күрсәтелгән номерларга хәбәр җибәрергә һәм шалтыратырга ярамый, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.