Курс тәмамланганнан соң махсус документлар, шулай ук һөнәри осталык дәрәҗәсен раслый торган компетенцияләр паспорты тапшырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче август). Халыкара компетенцияләр үзәгендә – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында коронавирус пандемиясе нәтиҗәләреннән зыян күргән кешеләрне бушлай укытуга махсус төркем ачылды.
Курсларга мәгариф оешмаларын тәмамлаучылар, эш эзләүче татарстанлылар, шулай ук коронавировус инфекциясе таралу сәбәпле эштән китү куркынычы астында торучылар языла ала.
Халыкара компетенцияләр үзәгендә – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы базасында 13 актуаль ИТ-юнәлеш буенча бушлай укыту оештырылачак: инженерлык дизайны CAD, мобиль робототехника, график дизайн, веб-дизайн, видеоҗитештерү, бизнес өчен программ чишелешләр, мәгълүмати кабель челтәрләре, «1С: Предприятие 8» платформасында компьютер уеннары өчен 3D-модельләштерү, компьютер уеннары һәм мультимедиа кушымталары эшләү, мобиль кушымталар эшләү, челтәр һәм системалы администрацияләү, электромонтаж.
Курс тәмамланганнан соң укучылар укуның уңышлы үтүе турында документлар, шулай ук һөнәри осталык дәрәҗәсен раслый торган компетенцияләр паспорты алачак.
Барлык сораулар белән +7(843)203-55-55-55 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Дәүләт идарәсенең, мәгълүмат технологияләренең һәм элемтәсенең цифрлы үсеш министрлыгы матбугат хезмәте.