В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар ТР башкаласында киләсе елның июнендә узачак
Фото: Марат Мөгыйнов
Быел БРИКС уеннары Көньяк Африканың Дурбан шәһәрендә 18-21 нче октябрьдә узды. Россия җыелма командасы медаль зачетында җиңүче булды. Россия Федерациясе спортчылары 35 алтын, 12 көмеш һәм 12 бронза медаль яуладылар.
Моңа кадәр билгеле булганча, БРИКС уеннарында биш меңгә якын спортчы катнашачак, ә халыкара ярышларның приз фонды 630 млн сум тәшкил итәчәк. Беренче ярышлар киләсе елның 12-23 нче июнь көннәренә билгеләнгән. Спортчыларның төп яшәү урыны Универсиада Авылы булачак.