Гадәттән тыш хәл метрополитен эшенә йогынты ясамаган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче март, Екатерина Виславская). Казанда «Кәҗә бистәсе» метро станциясендә торба өзелү нәтиҗәләрен бетергәннәр, җир асты юлы штат режимында эшли.
Гадәттән тыш хәл бүген иртән станциянең касса залында барлыкка килгән. Торба тишелгән, ләкин аны оператив рәвештә япканнар. Су агуны туктатканнар, җәяүлеләр кичүендәге суны суыртканнар.
«Метрополитен эшенә һәм поездларның куркынычсыз хәрәкәтенә бу йогынты ясамаган. Станция штат режимында эшли», – дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесендә.