Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.06.2018, 11:06

“Соңгы миль” ДЧ-2018 кунакларын мимнар һәм тере статуялар катнашында театраль перфоманслар белән каршы ала

Мундиаль вакытында Казанда 200 мәдәни чара узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июнь, Ксения Швецова). ДЧ-2018 көннәрендә “Казан Арена” стадионы янында “соңгы миль” зонасында интерактив мобиль мәйданчыклар, анимацион тамашалар һәм клоуннар, мимнар, оригиналь жанр артистлары һәм тере статуялар катнашында театраль перфоманслар оештырыла. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчсенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов хәбәр итте.

Татарстан башкаласының күп санлы мәйданчыкларында бай мәдәни программа оешырыла, ул үз эченә 200 чара ала. Мәсәлән, театраль сезон озынайтыла, этник һәм гастрономия фестивальләре уза, төрле күргәзмәләр һәм ярминкәләр планлаштырылган, чемпионат мәйданчыкларында тематик фестивальләр үтә.

Шәһәрдә “Дуслык территориясе”, “Гаилә территориясе” һәм “Сәнгать территориясе” барлыкка килә.

Кремль яр буенда матчлар алдыннан “Дуслык территориясе” ачыла, биредә шәһәр һәм республтканың иң яхшы коллективлары дөнья халыклары җырларын һәм биюләрен башкарачак. Шулай ук шигырьләр уку белән әдәби ишегалды эше һәм китап мастер-классы планлаштырылган. Аңа 15, 19, 23, 26, 29 июньдә һәм 5 июльдә катнашырга мөмкин.

Горький ис. паркта матчлар алдыннан һәм матчлар узган көннәрдә “Гаилә территориясе” оештырыла. Ул 15, 16, 19, 20, 23, 24, 26, 27, 29 һәм 30 июньдә һәм 5, 6 июльдә ачык була. Биредә, Д.Фәттахов сүзләре буенча, спорт ярышлары, гаилә эстафеталары узачак.

Бауман урамында матчлар алдыннан һәм матчлар узган көннәрдә үз эшен “Сәнгать территориясе” башлап җибәрә. Анда 15, 16, 19, 20, 23, 24, 26, 27, 29, 30 июнь, 5 һәм 6 июль көннәрендә шәһәр һәм республика коллективлары чыгыш ясаячак.

Масштаблы чаралар “Казан” гаилә үзәге каршындагы Җанатарлар фестивале мәйданчыгында да планлаштырылган. Биредә, Д.Фәттахов сөйләгәнчә, футболны күрсәтүдән тыш, интерактив зоналар, популяр диджейлар уены һәм концерт программасы оештырыла.

Фестиваль ачылган көнне анда “Welcome to Kazan! Welcome to Russia!” программасы тәкъим ителәчәк. Театрлаштырылган тамаша Казанның, Татарстан һәм Россиянең бай тарихи, мәдәни һәмспорт мирасын тәкъдим итә.

16 июньдә, Казанда беренче уен үткән көнне, фестивальдә “Без бер җир балалары” милли концерт программасы тәкъдим ителә. “Шәһәрлеләр һәм кунаклар өчен Казанда уйнаган илләрнең иң популяр эстрада һәм халык җырлары яңгырый”, - диде Д.Фәттахов. Билгеләп үтәргә кирәк, Казанда Алмания, Иран, Испания, Польша, Колумбия, Корея, Франция һәм Австралия җыелма командалары уйный.

15 июльдә фестивальнең ябылу тантанасында Россия спорт һәм эстрада йолдызлары катнашачак. ALMA (Россия - Израиль) һәм Guru Groove Foundation (Мәскәү) төркемнәре чыгышы тамашаның кульминациясе булачак.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 09.06.2018
Видеорепортаж
09.06.2018 09:59
ДЧ-2018 вакытында өстәмә 400 автобус, 20 трамвай һәм 29 троллейбус эшләячәк
Барлык яңалыклар