В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләр «Түбән Заречье» пляжында, Гаврилов урамында һәм Рус-Немец Швейцариясендә җыештырачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче ноябрь). 13-нче ноябрьдә Казанда «Россия суы» акциясе кысаларында быел соңгы өмә узачак. Казанлылар чүпне өч мәйданчыкта җыячак: «Түбән Заречье» пляжында, Гаврилов урамындагы яшел зонада һәм Рус-Немец Швейцариясе территориясе буенча.
Барлык катнашырга теләүчеләрне урыннарда 10:30 сәгатькә көтәләр. Оештыручылар кирәкле инвентарьны бирәчәкләр, шулай ук чәй һәм кайнар пироглар белән сыйлаячаклар, дип хәбәр итә ТР Экология министрлыгы.
Элегрәк өмәләр «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының «Россия суы» бөтенроссия акциясе кысаларында Зөбәрҗәт, Урман һәм Тирән күлләрдә, шулай ук «Локомотив» пляжында узды. Беренче ярты елда гына да 150 меңнән артык ирекле кеше көче белән 3 мең км дан артык яр буе линиясе чистартылды, 19,5 куб метрдан артык чүп-чар җыелды. 2020 елда «Россия суы» акциясе йомгаклары буенча Татарстан төбәкләр рейтингында өченче урынны алды. Ул вакытта өмәләрдә 100 меңнән артык кеше катнашты.