Якын көннәрдә уку йортларының эше ничек оештырылачагы турында шәһәр мәгариф идарәсе белгечләре аңлаттылар.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче май). 11-нче май көнне Казанда коточкыч фаҗига булды: Җәүдәт Фәйзи урамындагы 175-нче номерлы гимназиядә атыш оештырылды. Гадәттән тыш хәл тугыз кеше гомерен алып киткән, шул исәптән җиде бала, тагын 23 кеше хастаханәгә озатылган. Мәктәп укучылары укуларын кайда дәвам итәчәкләр, алар өчен имтиханнар һәм «Соңгы кыңгырау»ны гамәлдән чыгарачаклармы, бу һәм башка актуаль сорауларга шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе белгечләре җавап бирде.
175-нче номерлы гимназиядәге балаларны укыту ничек оештырылачак? Бинаны төзекләндерү чорында алар кайда укыячак?
Укучылар тикшерү эшләре һәм ремонт эшләре тәмамланганнан соң гимназиягә кайта алачак. Ремонт вакытында 9-нчы һәм 11-нче сыйныф укучылары 171-нче һәм 174-нче мәктәпләрдә укыячак, башка укучылар өчен дистанцион укыту режимы каралган.
Ремонт бик кыска вакыт эчендә үткәреләчәк. Зыян күрү күләмен, эшләрнең бәясен, шулай ук аларны үткәрү вакытын тикшерү эшләре тәмамланганнан соң бәяләргә мөмкин булачак.
Якындагы җомгада һәм киләсе атнада балалар бакчалары һәм мәктәпләр ничек эшләячәк?
14-нче майда һәм киләсе атнада мәктәпләр һәм балалар бакчалары штат режимында эшләячәк. Мәгарифнең барлык учреждениеләрендә куркынычсызлык чаралары, шул исәптән үтеп керү режимы көчәйтелде.
Уку елы ахырына кадәр башка мәктәпләр өчен дистант кертү мөмкинлеге караламы?
Башка мәктәпләр укучылары өчен укытуның дистанцион форматын кертү планлаштырылмый.
Уку елын кыскарту, чыгарылыш һәм «Соңгы кыңгырау»ны гамәлдән чыгару варианты караламы?
Уку елын кыскарту планлаштырылмый. «Соңгы кыңгырау» һәм чыгарылыш кичәләрен гамәлдән чыгару мәсьәләсе каралмый.
Шәһәрнең барлык мәктәпләрендә дә психологлар бармы? Алар нинди режимда эшлиләр? Фаҗигагә бәйле рәвештә аларның эше көчәйтеләчәкме? Мәктәптә психолог булмаса, балалар һәм ата-аналар кая мөрәҗәгать итә ала?
Фаҗига көнендә белгечләр мәктәп укучыларына, аларның әти-әниләренә һәм педагогларга ашыгыч психологик ярдәм күрсәттеләр. Якын арада фаҗига кагылган кешеләр белән дәвамлы психологик эш оештырылачак.
Мәктәп психологлары күпчелек мәгариф учреждениеләрендә бар, хәзер алар «Ресурс» психологик-медицина-социаль үзәге һәм башка психологик үзәкләр белгечләрен җәлеп итеп, көчәйтелгән режимда эшлиләр.
Психологик ярдәм сорап «Ресурс» үзәге белгечләренә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Деловая урамы, 11. Шулай ук бүген, 12-нче май, 174-нче мәктәп базасында, Бигичев урамы, 26 адресы буенча психологик ярдәм күрсәтелә. Консультацияне 18.00 сәгатькә кадәр алырга мөмкин.
Моннан тыш, белгечләргә ярдәм кирәк булган һәркем түбәндәге номерлар буенча шалтырата ала: +7(843)277-00-00 («Доверие» үзәгенең ашыгыч психологик ярдәм бүлеге), +7(800)200-01-22 (балалар, яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен бердәм гомумроссия ышаныч телефоны), +7(843)279-55-80 («Сердэш 129» кризислы медицина-психологик ярдәм күрсәтү).
Казан мәктәпләрендә гадәттән тыш хәлдән соң сыйныф сәгатьләре үткәреләчәкме?
Барлык мәктәпләрдә даими рәвештә гадәттән тыш хәлләр вакытында гамәлләрне эшләүгә юнәлдерелгән чаралар уздырыла, шул исәптән террорчылык акты куркынычы һәм тоткыннарны басып алу. Чаралар сыйныф сәгатьләре, уеннар, лекцияләр һәм укыту формасында, Мәгариф идарәсе һәм мәгариф оешмасы планнары нигезендә уза. Бу эш дәвам иттереләчәк, хәзер тиешле методик тәкъдимнәр эшләнә.