Алдакчылар өлкән яшьтәге хатынны оныгы гаебе аркасында юл-транспорт һәлакәтендә башка бер кеше зыян күргән дип ышандырган.
Фото: Марат Мөгыйнов
Зыян күрүченең сүзләренә караганда, башта аның өй телефонына шалтыратканнар. Олы яшьтәге хатын оныгының елаган тавышын ишеткән һәм аның аркасында килеп чыккан авариядә башка бер кеше зыян күрде дип җиткергән. Мәсьәләне хәл итү өчен 900 мең сум күләмендә финанс ярдәме кирәк булуын аңлаткан.
Пенсионер андый акчалары булмавын, 100 мең сум гына бирә алуын җиткергән. Зыян күрүче билгеләнгән вакытта акчаны курьерга тапшыра. Соңрак ул оныгы белән элемтәгә керә. Туганы белән барысы да тәртиптә икәнлеге ачыклана.
Нәтиҗәдә өлкән яшьтәге хатын ярдәм сорап полицейскийларга мөрәҗәгать итә. «Гвардия» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 2 нче өлеше буенча «Мошенниклык» җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыктан игътибарлы булуларын сорый. Телефонга шалтыратучы һәм туганнарыгыз турында мәгълүмат бирүче таныш булмаган кешеләргә ышанырга ярамый.