В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Объектта аварияләргә каршы эшләр башкарылачак – тикшерү нәтиҗәләре әзер инде
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче октябрь, Зилә Гайфи). Казанда Сөембикә манарасын реставрацияләү планлаштырыла. Объектны тикшерү нәтиҗәләре әзер инде. Бүгенге көндә манарага бернинди дә куркыныч янамый, әмма проект буенча авариягә каршы эшләр башкарылу кирәк. Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитетының планнарында – туристлар керә алырлык итү. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ведомство җитәкчесе Иван Гущин хәбәр итте.
Сөембикә манарасын реставрацияләү Казан Кремле территориясендә урнашкан архитектура объектларын торгызу планына кертелгән.
«Бүгенге көндә Казан Кремле ансамбле – беренче, стратегик объект. Эш планында без этаплап барабыз, башта Гавами урыннар бинасын реставрацияләдек, Гавами урыннар ишегалды да үсеш алды, Спас манарасы реставрацияләнде», – дип искәртте Иван Гущин.
Сөембикә манарасына килгәндә, тикшерү үткәрелгән инде, шул исәптән лазер технологияләрен кулланып. ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе аның авышуы һәм кирпеч кладканың күпләп җимерелүе турындагы шикләрне юкка чыгарды.
«Вакыт-вакыт, ярты елга бер тапкыр, Сөембикә манарасы турында хәбәрләр массакүләм мәгълүмат чараларында күренә. Хәзер аны авыша дип әйтеп булмый. Аңа берни дә куркыныч янамый. Без аның авырткан нокталарын беләбез. Әйе, атмосфера факторларының йогынтысы бар. Шуңа күрә башта авариягә каршы эшләр күздә тотыла. Инде тикшерү нәтиҗәләре, проект чишелешләре бар. Икенче этап катлаулырак: манараны туристлык кластерына кертү, аны кереп карау мөмкинлеге булырга тиеш. Бу үз тарихы белән уникаль корылма. Әмма финанслау мәсьәләсе ачык кала», - дип аңлатты Иван Гущин.