В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Караклар өлкән яшьтәге хатын-кызларны туганнары юл-транспорт һәлакәтенә очраган дип ышандырган.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче ноябрь). Казаннан ике пенсионер мошенникларга ышанып, аларга 300 мең сумнан артык акча тапшырган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Зыян күрүчеләрнең берсе әйтүенчә, өй телефонына билгесез кешеләрдән шалтырату килгән. Җинаятьчеләр пенсионер ханымны кызы юл-транспорт һәлакәтендә катнашкан дип ышандыра һәм әлеге мәсьәләне хәл итү өчен булган бөтен акчасын сорап ала. Хатын-кыз курьерга зур сумма акча тапшырганнан соң гына кызы белән элемтәгә керә.
ТР башкаласында яшәүче 76 яшьлек ханым да шундый ук хәлгә тарыган. Оныгын «коткару» өчен пенсионер ханым билгесез иргә 150 мең сум акча биргән. «Савиново» һәм «Азино-2» полиция бүлекләрендә РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 2 нче «Мошенниклык» өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.
Мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыктан игътибарлы булуларын сорый. Телефонга шалтыратып, туганнарыгыз турында нинди дә булса мәгълүмат җиткерүче билгесез кешеләргә ышанырга ярамый.