Капиталь ремонттан соң Казанның Совет районында быел яшүсмерләр клубы ачылачак
Төзекләндерүдән соң быел Казанның Совет районында 400 бала өчен яшүсмерләр клубы ачылачак. Учреждение Солидарность урамындагы 12 нче йортта урнашкан. Быел Академик Арбузов урамындагы яшүсмерләр клубына капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов хәбәр итте.

Район бистәләрендә яшәүче балалар өчен мәдәният йортлары һәм иҗат үзәкләре булмау сәбәпле «Хобби-бокс» мобиль яшүсмерләр клубы оештырылды. Проект Шәһәрнең балалар һәм яшьләр эшләре комитеты белән берлектә булдырылды. Узган ел «Хобби-бокс» 13 бистәне һәм 2 меңнән артык яшь кешене колачлаган.

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Казанда яшәү урыны буенча 68 яшүсмерләр клубы эшли, аларда 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге шәһәр кешеләре өчен бушлай шөгыльләнәләр. Оешмалар шәһәрнең барлык районнарында урнашкан һәм «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесенең структур бүлекчәләре булып тора.

2025-03-10T11:07:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.