В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр Мэры Илсур Метшин ылыслы агачлар сатучыларны сәүдә урыннарында тәртип һәм чисталык сакларга чакырды.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче декабрь, Алинә Бережная). 15-нче декабрьдән соң Казанда чыршы базарлары эшли башлаячак. Ылыслы агачларны сату өчен 28 урын оештырылачак, анда казанлылар чыршы, нарат һәм ак чыршы сатып ала алачак. Казан Мэры Илсур Метшин Башкарма комитеттагы аппарат киңәшмәсендә сатучыларны сәүдә урыннарында тәртип һәм чисталык сакларга чакырды, ә район администрацияләре башлыкларына мәйданчыкларны контрольдә тотарга кушты.
«Минем хыялым – бер генә чыршы да киселмәсен иде, әмма бу урманчылыкларның кереме, һәм безнең бурыч – чыршы базарларын оештыру», – дип билгеләде шәһәр башлыгы. Аннары Яңа елның төп атрибуты белән сәүдә итү цивилизацияле алып барылырга тиеш, дип ассызыклады. «Бездә 1-нче һәм 2-нче гыйнвар көннәрендә сәүдә урыннары пычрак булган очраклар булды. Мондый хәл булырга тиеш түгел, чисталык мөһим. Сатылмаган бар нәрсә Яңа елдан соң җыеп алынган булырга тиеш», – диде Илсур Метшин һәм 1-нче гыйнварда район администрацияләре башлыкларына мәйданчыкларны контрольдә тотарга кушты.
Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов хәбәр иткәнчә, эшкуарлар белән килешүләр булу сәүдә урынын сәүдә вакытында да, ул тәмамланганнан соң да норматив хәлгә китерүне йөкләргә мөмкинлек бирә, дип хәбәр итте. «Димәк, 1-нче гыйнварда ылыслы продукция законлы сатылган урыннар коммуналь хезмәтләргә өстәмә мәшәкатьләр китермичә чиста һәм төзек булып калачак», – дип билгеләде ул.
Чыршы базарлары эшләгән көннәрдә Кулланучылар базары комитеты район администрацияләре белән берлектә ылыслы агачлар белән законсыз сәүдә итүне булдырмау өчен рейдлар үткәрәчәк. Санкцияләнмәгән барлык нокталар да ябылачак, дип ассызыклады Руслан Фазылҗанов.
Яңа ел чыршысына бәя 500 сумнан, ак чыршы өчен бер мең сумнан башлана. «Чыршы базарларында махсус питомникларда үстерелгән һәм тиешле документлары булган чыршылар гына сатылачак», – диде Руслан Фазылҗанов. Ярминкәләрдә сатылмаган агачлар вакланачак һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә тапшырылачак.