В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
100 мең һәм аннан күбрәк кеше яшәгән шәһәрләрдәге гражданнар исәпкә алынган
Фото: Кремль матбугат хезмәте
Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасын 29 февральдә игълан итте. Ике сәгатьтән артык дәвам иткән әлеге чара федераль телеканаллар, шулай ук социаль челтәрләрдәге мәйданчыклар аша трансляцияләнде.
РФ Конституциясенең 84 нче маддәсе нигезендә ил президенты Дәүләт Думасы депутатларына һәм Федерация Советы әгъзаларына илдәге вазгыять, эчке һәм тышкы сәясәтнең төп юнәлешләре турында еллык юллама белән мөрәҗәгать итә. Мондый чыгышлар вакытында дәүләт башлыгы Россия парламентының ике палатасының да закон чыгару эшчәнлеге буенча конкрет тәкъдимнәр бирә.