В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов шәһәр мәктәпләрендә ачылачак яңа мәгариф профиле турындагы төп сорауларга җавап бирде.
Фото: Денис Гордийко
Психологик-педагогик класслар нинди максат белән оештырылды?
Профильле сыйныфта уку – һөнәри юнәлеш бирү, ул укучыларга булачак һөнәрләрен сайларга, нинди югары уку йортына керергә һәм мәктәптән соң нинди белгечлеккә укырга икәнлеген аңларга ярдәм итәчәк. Психологик-педагогик сыйныфлар, беренче чиратта, педагог һөнәрен популярлаштыру һәм мәктәп укучылары тарафыннан булачак һөнәр буенча тирән белем алу өчен оештырылды.
Мондый сыйныфлар нинди мәктәпләрдә оештырылачак?
Без Казанның барлык районнарын да колачларга тырыштык, бу эшкә шәһәрнең 25 белем бирү учреждениесе җәлеп ителде:
Авиатөзелеш районында – 10 нчы номерлы гимназия, 117 нче һәм 119 нчы номерлы мәктәпләр;
Яңа Савин районында – «Адымнар» полилингваль комплексы, 71 нче һәм 143 нче номерлы мәктәпләр;
Вахитов районында – 1, 13, 80, 18 нче номерлы мәктәпләр;
Идел буе районында – 6 нчы, 52 нче гимназияләр, 129 нчы номерлы мәктәп;
Киров районында – 152 нче номерлы гимназия, 188 нче номерлы лицей, 81 нче номерлы мәктәп;
Мәскәү районында – 12 нче һәм 17 нче номерлы гимназияләр, 65 нче һәм 34 нче номерлы мәктәпләр;
Совет районында – 126 нчы һәм 8 нче номерлы гимназияләр, 187 нче һәм 185 нче лицейлар, 184 нче номерлы мәктәп.
Бер сыйныфта күпме укучы булачак?
Һәр сыйныфта якынча 25 кеше укыр дип планлаштырыла.
Профиль сыйныфка кабул итү ничек, нинди критерийлар нигезендә гамәлгә ашырыла? Нинди документлар кирәк?
Кабул итү 9 нчы сыйныфны тәмамлаучының шәхси гаризасы нигезендә башкарыла, шул ук вакытта төп гомуми белем турында аттестат бирелә. Кабул итү критерийлары конкрет белем бирү оешмасына һәм локаль норматив актларга бәйле.
Бүгенге көндә 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларны психологик-педагогик сыйныфларга 17 белем бирү учреждениесе кабул итәргә әзер: 10, 17, 52, 126 нчы номерлы гимназияләр, 185 нче һәм 187 нче лицейлар, 1, 13, 34, 65, 71, 80, 81, 117, 119, 143, 184 нче мәктәпләр.
Психологик-педагогик сыйныф укучылары өчен белем бирү программасын кем әзерләгән?
Укыту программасы Казан федераль университетында эшләнгән. Класслар универсаль, гуманитар, социаль-икътисади һәм табигый-фәнни юнәлешләр кысаларында ачылачак. Профильле сыйныф укучылары педагогика һәм психология нигезләре белән танышачак, шәхси үсеш стратегиясен ничек төзергә өйрәнәчәкләр, проект эшчәнлеге күнекмәләрен үзләштерәчәкләр, шулай ук үзләрен мәктәп яны лагерында әйдаманнар сыйфатында сынап караячаклар. Моннан тыш, укучылар башлангыч сыйныфларда педагогик практика үтә алачак.
Программада югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итү каралганмы?
Әйе, «Университет шимбәсе» проекты ярдәмендә укучылар югары уку йортларын уңышлы тәмамлаучылар һәм укытучылар белән таныша, психология һәм педагогика буенча мастер-классларда катнаша ала.
Гомумән алганда, укулар Педагогика һәм психология институты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Казан федераль университетының чит телләр һәм тәрҗемә югары мәктәбе, шулай ук В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты белән берлектә уздырылачак.
Психологик-педагогик классларны тәмамлаучыларга югары уку йортына кергәндә ташламалар яки өстенлекләр каралганмы?
Өлкән сыйныф укучыларын фәнни-гамәли конференцияләрдә әзерләүгә һәм катнашуга зур игътибар биреләчәк. Бу югары уку йортларына кергәндә өстәмә баллар алу мөмкинлеге бирәчәк.
Психологик-педагогик класска керү мәсьәләләре буенча ата-аналар һәм өлкән сыйныф укучылары кая шалтырата ала?
+7(843)292-92-43 телефоны буенча Мәгариф идарәсе белгечләренә яки турыдан-туры мәгариф учреждениеләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.