В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда 3-нче апрельдә төнлә һәм көндез җил тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче апрель). Татарстанда һәм аның башкаласында һава торышының начарлануы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 2-нче апрель көнне 22.00 сәгатьтән 4-нче апрель көнне 6.00 сәгатькә кадәр синоптиклар төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, дип фаразлый. Казанда 3-нче апрельдә төнлә һәм көндез җил тизлеге 18 метрга җитәчәк.
Моннан тыш, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе 3-нче апрель көнне төнлә һәм иртән республиканың көньяк һәм көнчыгыш районнарында урыны белән буран булачак, юлларда бозлавык барлыкка киләчәк, дип кисәтә.
Ведомство хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә кинәт тормозга басып туктаудан сакланырга, автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына аерым игътибар бирергә, тукталышларда ерактан күренәче жилетлардан файдаланырга һәм ерак арага баруны кичектереп торырга киңәш итә.
Җәяүлеләргә урамны билгеләнгән җәяүлеләр юлы урынында гына узарга, хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны кичмәскә, бары тик транспорт агымына каршы юнәлештә генә барырга, ерактан күренергә мөмкинлек биргән жилет кулланырга яки киемгә яктылыкны чагылдыручы элементлар беркетергә киңәш ителә.