В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иң күп икенчел чимал «Казан» вокзалыннан эшкәртү өчен җибәрелде
Горький тимер юлы вокзалларына килүчеләр махсус фандоматлар ярдәмендә агымдагы елның гыйнвар-июль айларында гомуми авырлыгы 8 тоннага якын булган 200 мең пластик шешә һәм 41 мең алюминий банкалар эшкәртүгә озаттылар. Бу хакта Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте – «РЖД» ААҖ филиалы хәбәр итә.
Иң күп икенчел чимал «Казан» вокзалында җыелган иде. Горький магистраленең вокзал комплексларында барлыгы 28 фандомат урнаштырылган. Татарстанда алар Казанда, Әгерҗе һәм Яшел Үзәндә урнашкан.
Җыелган икенчел чимал яңа товарлар – шешәләр, кием-салым, мебель җитештерү өчен кабат файдаланыла. Кулланучыларга тапшырылган һәр тарага бонуслар өстәлә. Киләчәктә аларны партнер компанияләрдә ташламаларга алыштырырга мөмкин: эре сәүдә челтәрләрендә, электроника сату кибетләрендә һ.б. бонусларны алу өчен, тараны тапшырганда, Ecoplatform бонус программасында теркәлгән телефон номерын кертергә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, узган елның 10 аенда Горький тимер юлының вокзал комплексларына килүчеләр гомуми авырлыгы 10 тоннадан артык булган 309 мең пластик шешә һәм алюминий банкалар тапшырдылар. Шуның 61,2 мең тарасын Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар эшкәртүгә озаткан.