Ул өч банк картасында үз акчаларын «саклап» калырга тырышкан.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Хатын-кыз полицейскийларга 20-нче ноябрьдә 18.00 сәгатьтә аңа имеш банкларның берсенең куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре шалтыраткан һәм счетта законсыз гамәлләр булуын әйткән дип сөйләгән. Мәгълүматны төгәлләштерү өчен карак зыян күрүченең банк картасы реквизитларын сораган. Хатын карта номерын әйтә. Банкның ялган хезмәткәре сөйләгәнчә, аның исеменә 110 мең сумлык кредит рәсмиләштерү омтылышы булган. Кире кагу өчен алдакчы хатын-кызга кабат гариза рәсмиләштерергә тәкъдим иткән, зыян күрүче моны эшләгән. Моннан тыш, үз-үзеңне саклау өчен зыян күрүчегә акчаны банкның резерв счетына күчерергә һәм СМС-хәбәр аша килгән кодны әйтеп бирергә кушалар. Бу гамәлләр нәтиҗәсендә хатын-кыз счетыннан гомуми суммасы 120 мең сумны тәшкил иткән ике күчерү башкарган.
Аннары шалтыратучы хатын-кызның башка банкларда карталары юкмы дип кызыксынган һәм аларны да саклап калырга тәкъдим иткән. Ул моның өчен картаны чыгарган банк вәкилләре шалтыратачагын әйткән.
Берникадәр вакыттан соң, хатын-кызга, янәсе, башка банктан шалтыратканнар. Аларның мәгълүматы буенча, куркынычсызлык хезмәте шулай ук шәхси кабинетка рөхсәт ителмәгән керү омтылышын теркәгән. Алдакчы банк картасы номерын әйтеп бирүен сораган, шулай ук акчаларны куркынычсыз счетка күчерергә киңәш иткән. Зыян күрүче карта мәгълүматларын атаган һәм билгеләнгән счетка якынча 220 мең сум күчергән.
Карта буенча шул ук гамәлләр тагын бер банкта теркәлгән, анда аңа шулай ук җыйган акчаларын «сакларга» киңәш иткәннәр. Нәтиҗәдә хатын-кыз чираттагы резерв счетына 100 мең сум күчергән.
Матди зыянның гомуми суммасы 440 мең сумга якын тәшкил иткән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе халыкка таныш булмаган кешеләрдән килгән бөтен мәгълүматны яңадан тикшерергә киңәш итә. Таныш булмаган кешеләргә үзләренең банк карталары һәм счетлары турында мәгълүмат бирергә, билгесез счетларга акча күчерергә ярамый. Караклар тозагына эләккән кешеләргә кичекмәстән «02» яки «112» телефоннары буенча полициягә мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.